Форум кысаларында резолюция имзаланачак һәм 2020-2022 елларга эш планы расланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). 27-нче гыйнварда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казанның яшь гражданнары форумының пленар утырышы узачак. Иң әһәмиятле ун проект авторы үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук форум кысаларында резолюция имзаланачак һәм 2020-2022 елларга эш планы расланачак.
Пленар утырыш 2019 елның 6-8 декабрендә «Идел» яшьләр үзәгендә узган Казанның яшь гражданнарының III форумы нәтиҗәсе булачак. Анда 100-гә якын бала һәм яшүсмер катнашкан иде. Аларның һәркайсы үз идеясен яки социаль проектын тәкъдим итте: яшүсмерләрнең мәдәнияте һәм иҗади үсеше, сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты һәм туризм, эшкуарлыкта беренче адымнар, балалар массакүләм мәгълүмат чаралары, экологик тәрбия, патриотик тәрбия, балаларны һәм яшьләрне хокукый яклау, социаль яклау һәм волонтерлык эшчәнлеге, мәгариф һәм фән, балалар хәрәкәтен үстерү (балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре секциясе).