Уенда катнашучылар өчен төрле конкурслар каралган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). 4-нче августта Казанда «Чиста уеннар» экологик квесты узачак, анда катнашучылар чүп җыю буенча ярышачаклар.
2-3 сәгать дәвамында командалар билгеле бер территориядә чүп җыячак һәм баллар эшләячәк, аларны өстәмә инвентарь алу өчен файдаланырга мөмкин булачак. Җиңүчеләргә призлар биреләчәк, ә җыелган чүп эшкәртүгә җибәреләчәк.
Уенда катнашучылар өчен төрле конкурслар – гадәти булмаган әйберләр эзләү, табышмаклар, экоосталык ярышлары, сыерчык оялары җыю ясау каралган, дип хәбәр итә уенны оештыручылар.
Уенда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Уенчыларны җыю 14.00 сәгатьтә Түбән елга аръягы дамбасы, 1 адресы буенча планлаштырыла. Капчык һәм перчаткалар урында биреләчәк.