Атна эчендә Татарстан башкаласында 374 бала тууы теркәлгән: 182 малай һәм 192 кыз.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче гыйнвар). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 374 бала (182 малай һәм 192 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь ата-анасына 17 яшь. Иң өлкән әнигә 44 яшь булса, иң өлкән әтигә – 48. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1240 һәм 5090 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Анастасия, Әмир, Мәдинә, Мирон, Яна, Андрей, Мария, Кәрим, Азалия, Артур.
Сирәк кушылган исемнәр: Прокопий, Делия, Рубин, Ян, Лев, Влада, Златомир, Минтимер, Эрик, Рүзәль, Альвина.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 110 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.