Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.01.2026, 09:57

Яңа ел ярминкәсе, бозда кино һәм ретро Яңа ел: казанлыларның 1 гыйнварны кайда үткәрә алулары хакында

KZN.RU порталы 1 гыйнварда шәһәрдәге чаралар белән таныштыра

Денис Гордийко фотосы

Яңа елның беренче көнендә Татарстан башкаласы халкы, кунаклары өчен күңелле һәм бай мәдәни программа әзерләнә. Кунаклар бозда кино, шәһәрнең төп чыршысы янында концерт карый һәм ретро Яңа ел тамашасы белән хушлана ала.

Кремльдә беренче Яңа ел ярминкәсе 12:00 сәгатьтә ачыла, анда көн саен гаилә белән килеп карау өчен бәйрәм чаралары уздырылачак. Гавами урыннар ишегалдында оештырыла торган бәйрәм чаралары 13 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Шул ук вакытта, көндезге сәгать 12:00 дә, казанлыларны «Черек күл» паркына чакыралар. Биредә төп шәһәр шугалагының зур экранында Яңа ел фильмнары һәм мультфильмнары марафоны уздырыла. Кинолар 12:00–17:00 һәм 18:30–23:00 вакыт аралагында күрсәтелә.

Бераз соңрак, 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Тылсымлы шәһәрчек чыршысы» яңа ел тамашасы күрсәтелә. Яшь казанлыларны игелекле һәм күңелле интерактив әкият, шулай ук Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу көтә.

Бүген 17:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысы мәйданчыгында Яңа ел тамашалары старт ала. 11 гыйнварга кадәр көн саен 17:00–19:00 вакыт аралыгында артистларның чыгышлары шәһәр халкына һәм башкала кунакларына бәйрәм кәефе тудырачак.

Бүгенге бәйрәм көне «Крылья Советов» паркында «Ретро Яңа ел» концерты белән тәмамлана. Бәйрәм кунаклары өчен һәркемгә таныш җырлар башкарылачак һәм истәлекле фотосурәтләргә төшү өчен тематик фотозона оештырылачак. Ретро концерт 18:30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.

Барлык яңалыклар