В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы өчен күңел ачу программасы әзерләнгән.
Фото: Денис Гордийко
14.00 сәгатьтә «Континент» паркында Яңа ел программасын «Кыш» студиясе тәкъдим итәчәк.
15.00 сәгатьтә «Салават күпере» торак комплексында Әлфия Авзалова урамындагы 15-нче номерлы йорт янында «Снеговик» спектакле узачак. Соңрак, 18.00 сәгатьтә, бу куелышны Горки-Әмәт урманында күрергә мөмкин булачак.
15.00 сәгатьтә «Нарат урманы» паркында «Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы узачак. Тамашачыларны төп кышкы тылсымчыдан котлаулар, уеннар, конкурслар һәм башкалар көтә.
Шул ук вакытта, 15.00 сәгатьтә, Аксенов исемендәге скверда Яңа ел мультфильмнары күрсәтеләчәк.
16.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Калейдоскоп» паркында урам спектаклен «Оперение» театр студиясе артистлары күрсәтәчәк.
17.00 сәгатьтә «Комсомолец» паркында «Студия Зима» музыкаль платформа-сәхнәсе эшләячәк, анда Казан иҗат коллективлары, курчак театрлары һәм диджейлар чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә була.