Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.01.2022, 09:30

6 гыйнварга Яңа ел программасы: кар бабайлар фестивале һәм татарча яшьләр концерты

Парклар һәм скверларда бәйрәм чаралары дәвам итә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Татарстан башкаласында Яңа ел чаралары дәвам итә. Бүген казанлылар һәм шәһәр кунаклары кышкы волейбол турнирында катнаша алачак, фигуралы шуу буенча балалар мастер-класслары, ә кичен Горки-Әмәт урманында аларны татарча яшьләр концерты көтә.

Теләге булган һәркем 10:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында оештырылган «КышДаКар-фест» фестивале мәйданчыгына килә ала, кунакларны милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар һәм иҗади мастер-класслар белән бәйрәм сәүдә рәтләре көтә.

Шул ук вакытта 10:00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә «морж»лар бәйрәме башланачак. Кышкы чыныгуны яратучылар өчен үзенчәлекле программа оештырылачак: махсус җиһазландырылган бәкедә коену, мунча-мичкә, шулай ук концерт программасы.

11:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында кышкы волейбол буенча турнир узачак. Шулай ук 11:00 сәгатьтән «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча балалар өчен мастер-класслар планлаштырылган. Прокат пунктында спорт инвентарьлары бар.

12:00 сәгатьтә казанлыларны һәм башкала кунакларын Урицкий исемендәге паркка Яңа ел каникулларының иң иҗади чарасына – кар бабайлар фестиваленә чакырып калалар. Кунакларга кар сыннары ясарга һәм аларны бизәргә туры киләчәк. Буяулар, уенчыклар һәм моның өчен кирәк булган бөтен әйберне оештыручылар урында бирәчәкләр. Иң креатив эш авторларын бүләкләр көтә.

16:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни-күңел ачу үзәге янындагы мәйданчыкта «Зилант» урам театры үз программасын тәкъдим итәчәк. Бу вакытта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында хор чыгышы, ә «Крылья Советов» паркында яңа ел тамашасы башланачак.

17:00 сәгатьтә Казанның өч мәйданчыгында бәйрәм чараларында көтәләр. Балалар өчен интерактив программалар Карбышев исесендәге скверда, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге территориясендә урнашкан үзәк шәһәр чыршысы янында узачак.

18:00 сәгатьтә шугалакта онытылмас кичә үткәрергә теләүчеләрне «Черек күл» паркына чакыралар. Ә Горки-Әмәт урманында татарча яшьләр концерты узачак. Казанлылар татар поп-музыкасының яңа дулкыны вәкилләре һәм Yummy Music лейблы артистларының иҗаты белән якыннанрак таныша алачак. Кунакларны «Оммаж» һәм Noor төркемнәре, музыкантлар Илгиз Шәйхразиев, Fauzia һәм Said Olur’а чыгышлары көтә.

Исегезгә төшерәбез, төп кышкы бәйрәм турындагы сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.

Барлык яңалыклар