Бүген шәһәр паркларында һәм скверларында бәйрәм концертлары күрсәтеләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген Казан паркларында һәм скверларында бәйрәмчә яңа ел марафоны дәвам итә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Болактагы яшьләр театры тарафыннан тәкъдим ителгән балалар спектакльләрен карый алачак, ә кичен филармониянең скверында барлык кунакларны «Яңа ел һәм Кар Кызы маҗаралары» дигән концерт программасы көтә.
«Казан» гаилә үзәге янында 10:00 сәгатьтән «КышДаКар-фест» фестивале мәйданчыгы эшләячәк, анда шәһәр халкын милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар белән сәүдә рәтләре һәм иҗади мастер-класслар көтә.
15:30 сәгатьтә казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Парк рейсы» дип аталган яңа ел экскурсия маршруты көтә. Барлык теләүчеләрне Казанның Яңа ел бизәлеше белән таныштырачаклар. Автобуста кунаклар 4 паркка барачак: «Ак чәчәкләр» бульвары, «Черек күл» паркы, Лядской бакчасы һәм Горки-Әмәт урманы. Җыелу урыны – «Ак чәчәкләр» паркы янында. Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк.
16:00 сәгатьтә «Континент» паркында Болактагы яшьләр театры үз программасын тәкъдим итәчәк. Ә 19:00 сәгатьтә театр үз спектакльләрен Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында күрсәтәчәк. Теләгән һәркем Кыш Бабайдан бүләк көтүче Мини һәм Вини атлы пингвиннар белән таныша алачак.
Шул ук вакытта филармония янындагы скверда «Яңа ел һәм Кар Кызы маҗаралары» дигән бәйрәм программасы башланачак, ә Колсәет бистәсендә – «Яңа ел экспрессы».
16:30 сәгатьтә Авангард урамындагы скверда барыгызны да күңелле Яңа ел концерты көтә.
17:00 сәгатьтә берьюлы дүрт мәйданчыкта бәйрәм чаралары башланачак. «Казан тылсымы» урам театры кунакларны «Салават күпере» микрорайоны сәхнәсендә көтеп алачак, ә «Зилант» урам театры «Авангард» скверына киләчәк. Балалар өчен кызыклы программалар Карбышев исемендәге скверда, шулай ук Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында узачак.
18:00 сәгатьтә «Яңа ел экспрессы» Чебакса бистәсенә китәчәк. Ә шугалакта онытылмас кичә үткәрергә теләүчеләрне «Черек күл» паркына чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, кышның төп бәйрәме турындагы сорауларга җавапларны материалда табарга була. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталындагы махсус бүлектә урнаштырылган.