Бүген шәһәр паркларында һәм скверларында спектакльләр күрсәтеләчәк, Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Калейдоскоп» паркында каршы алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Бүген Казан паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары дәвам итә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Болактагы Яшьләр театрыннан спектакльләр карый алачак, ә Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны шәһәрнең Яңа Савин һәм Идел буе районнары мәйданчыкларында каршы алачак.
10:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестивале мәйданчыгы эшләвен дәвам итәчәк, анда шәһәр халкын милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар һәм иҗади мастер-класслар белән бәйрәм сәүдә рәтләре көтә.
11.00 сәгатьтән барлык казанлыларны һәм шәһәр кунакларын «Черек күл» паркына фигуралы шуу буенча мастер-классларга чакыралар. Прокат пунктында спорт инвентарьлары бар.
15:00 сәгатьтә Сыртланова урамындагы «Калейдоскоп» паркында «Кыш Бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы башлана. Соңрак, 17:00 сәгатьтә, аны «Ак чәчәкләр» бульварында күрсәтәчәкләр.
16.00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта Яшьләр театры үз программасын тәкъдим итәчәк. Ә 19.00 сәгатьтә театр куелышны «Салават Күпере» микрорайоны паркында күрсәтәчәк. Теләгән һәркем Кыш Бабайдан бүләкләр көткән Мини һәм Вини исемле пингвиннар белән таныша алачак.
17.00 сәгатьтән Казанның берьюлы берничә театры концерт программасы күрсәтәчәк. Казанлылар «Зилант» театрының яңа ел программасын Дәрвишләр бистәсенең Мир урамындагы Комсомол мәйданында күрә алачак. Ә «Казанда могҗизалар» урам театры барыбызны да Ямашев проспекты буенча урнашкан 62-нче номерлы йорт ишегалдына бәйрәм тамашасына чакыра.
Шулай ук 17:00 сәгатьтә бәйрәм чарасы «Казан» гаилә үзәге янында үзәк шәһәр чыршысы тирәсендә узачак. Ә 19:00 сәгатьтә Кабан күле буенда «Күләгәләр театры» спектакле узачак.
Исегезгә төшерәбез, төп кышкы бәйрәм турындагы төп сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.