В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шәһәр паркларында һәм скверларында концертлар узачак, ә Касә янында «КышДаКар-фест» фестивале дәвам итә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Бүген Казан паркларында һәм скверларында Яңа ел программасы дәвам итәчәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары «Булакта яшьләр театры»ннан балалар спектаклен, «Кыш Бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасын һәм берничә мәйданчыкта концертлар карый алачак.
10:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында «КышДаКар-фест» фестивале мәйданчыгы эшли башлады, анда шәһәр халкын бәйрәм сәүдә рәтләре, сый-нигъмәтләр, милли ризыклар, гадәти булмаган тәм-томнар һәм иҗади мастер-класслар көтә.
15:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында һәм Тинчурин исемендәге паркта «Кыш Бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы башланачак. Соңрак, 17:00 сәгатьтә, аны Лядской бакчасында күрсәтәчәкләр.
16:00 сәгатьтә концерт программалары «Авангард» скверында (Авангард урамы, 66а) һәм «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта (Җиңү проспекты, 48а) узачак. Шул ук вакытта шәһәр халкын филармония скверында, Павлюхин һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә көтеп калалар, анда «Исәнме, Яңа ел!» концерт программасы узачак.
Бүген Казан халкы «Зилант» урам театры тамашасын Маршал Чуйков урамы, 25 (16:30 сәгатьтә башлана) һәм Левченко бистәсендә Рәхимов урамы, 29 адресы буенча карый ала (17:00 сәгатьтә башлана).
Бүген ике мәйданчыкта «Булактагы яшьләр театры»ннан балалар спектаклен күрсәтү дәвам итә. 16:00 сәгатьтә Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр аны Мир урамындагы паркта күрә алачак, ә 19:00 сәгатьтә яшь казанлылар һәм аларның әти-әниләрен Юлиус Фучик урамындагы бульварга чакыралар. Исегезгә төшерәбез, спектакль Кыш Бабайдан бүләкләр көткән Мини һәм Вини исемле пингвиннарның гаҗәеп маҗаралары турында сөйләячәк.
17:00 сәгатьтә бәйрәм чарасы «Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысы янында узачак. Ә 18:00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта кичә узачак – бүген монда Lia & Ben чыгышы планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм көннәре турындагы төп сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.