Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.12.2022, 10:30

28 нче декабрьгә Яңа ел программасы: чыршы шәһәрчекләрен ачу, цирк чыгышы һәм «Югалган җиңеллек» спектакле

ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында беренче тапкыр Яңа ел мәйданчыгы ачылачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче декабрь). Казан халкы һәм кунаклары өчен Яңа ел чаралары сериясе дәвам итә. Бүген чыршы шәһәрчекләре ачылачак, цирк һәм Мәскәү урам театры артистлары чыгыш ясаячак.

Яңа ел мәйданчыгы беренче тапкыр ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында җәелдереләчәк. Бәйрәм шәһәрчеге 18:00 сәгатьтә ачылачак. Халык «Добрый Советский» интерактив урам тамашасында күңел ача алачак.

Бүген Яңа ел чыршысында утлар Р.Зорге урамындагы 83, 85, 87, 89 нчы йортлар ишегалдында кабыначак. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

Казан циркы чыгышын «Крылья Советов» паркында күрергә мөмкин. Жонглерлар, акробатлар, эквилибристлар катнашындагы «Уенчыклар тормышы» программасы 19:00 сәгатьтә башлана.

Яңа ел чаралары Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында да башланачак. Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры тамашачыларга «Югалган җиңеллек» спектаклен – клоунада элементлары һәм якты костюмнар белән интерактив тамаша күрсәтәчәк. Тамашалар 17:00 һәм 19:30 сәгатьләрдә планлаштырылган.

«Черек күл» паркында шугалакның рәсми ачылышы күптән көтелгән вакыйга булачак. Программада – фигуралы шуучыларның күрсәтмә номерлары, «Оммаж» төркеме, диджейлар Malika һәм Dima Molotov чыгышлары. Чара 18:00 сәгатьтән 20:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Быел Казанда 19 җәмәгать киңлегендә 100 дән артык бушлай кышкы чара узачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы эшләтеп җибәрү мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Барлык яңалыклар