В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төп сорауларга җаваплар – KZN.RU порталы материалында
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы декабрь). Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «Черек күл» паркындагы, «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм чараларында һәм Киров бакчасында узачак «КышДаКар-фест» фестивалендә катнаша алачак. Шәһәрлеләр өчен нинди күңел ачулар әзерләнгәнен, җәмәгать транспорты ничек эшләячәген һәм кайда фейерверклар аттырырга мөмкин булганын KZN.RU порталы материалыннан укыгыз.
«Казан» гаилә үзәгендә бәйрәм 21:00 сәгатьтә башлана. Сәхнәгә «Барбара бэнд», DJ Молотов, «Веселые волгари» чыгачак. Курантлар сугар алдыннан Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа ел мөрәҗәгатьләрен трансляцияләү башланачак.
«Черек күл» паркында бәйрәм программасы 19:00 сәгатьтә башлана, ә курантлар сугар алдыннан Казан халкы һәм кунаклары РФ Президенты Владимир Путинның яңа ел мөрәҗәгатен карый алачак. Шулай ук шәһәр халкын Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы көтә.
Яңа ел төнендә «КышДаКар-фест» Киров бакчасында 3:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәйданчыкта казанлылар Татарстан фермерларының продукциясен сатып ала алачак: сырлар, казылык, киләсе ел символикасы белән кулдан эшләнгән бүләкләр һәм тәм-томнар. Шулай ук фестивальдә хуш исле глинтвейн, татар чәе һәм милли аш-су әзерләячәкләр. Бәйрәм атмосферасын төсле фотозона, Яңа ел музыкасы, аниматорлар һәм Кыш бабай тудырачак.
Яңа ел төнендә Казанның җәмәгать транспорты пассажирларны 2:00 сәгатькә кадәр йөртәчәк. 1 нче гыйнварда автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар 7:30 да эшен яңартачак һәм 23:30 га кадәр йөрүен дәвам итәчәк.
Яңа ел каникулларында җәмәгать транспорты ял көне графигы буенча – 5:30 дан 23:30 га кадәр, метрополитен 6:00 дән төн уртасына кадәр эшләячәк.
31 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк.
Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә пиротехниканы дүрт мәйданчыкта кулланырга мөмкин:
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – Гаврилов урамындагы мәйданда;
Киров һәм Мәскәү районнарында – Түбән Заречье дамбасында;
Вахитов һәм Идел буе районнарында – «Сабантуй» мәйданчыгы урнашкан каенлык каршындагы автомобиль стоянкасында;
Совет районында – ипподром янындагы, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасындагы мәйданчыкта.
8 нче гыйнварга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим гамәлдә. Бу чорда административ җаваплылык көчәя: гражданнар өчен штраф – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
23 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр җәмәгать бәдрәфләренең эш графигы үзгәртелде. Массакүләм ял итү урыннарында алар – 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ә Яңа ел төнендә 2:00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Стационар нокталарга өстәп, 16 биотуалет урнаштырылачак.