Программада - лекцияләр, мастер-класслар, экофильм күрсәтү, ярминкә.
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль программасында - лекцияләр, мастер-класслар, экофильм күрсәтү, ярминкә, шулай ук әйберләр алмашу.
Лекцияләр белән гидролог һәм блогер-тикшеренүче Георгий Каваносян, экоинженер һәм климат турындагы блог авторы Дарья Чекальская, галим, табиб, Казан мөгаллиме Роман Урсан һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Мастер-классларда катнашучылар икенчел чималдан яңа ел уенчыклар һәм гирляндалар ясарга өйрәнәчәк, яраксыз интерьер предметын буяп, аңа икенче тормыш бүләк итәчәк.
Шулай ук фестиваль кысаларында нетворкинг узачак - каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча төбәк операторлары һәм башка шәһәрләрдән экоактивистлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак һәм төбәкара хезмәттәшлек урнаштырачак, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.