60-тан артык бала түбәдән төшкән тылсымчы белән аралашты һәм бүләкләр алды.
Фото: ТР ГТХМ
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казанда Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге пациентларын якынлашып килүче Яңа ел белән үзенчәлекле ысул белән котладылар. Кыш Бабай аларга чын-чынлап күктән төште. Гадәти булмаган акцияне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан Эзләү-коткару отряды ярдәме белән Бөтенроссия коткаручылар корпусының төбәк бүлеге активистлары әзерләде.
Альпинист технологияләрен кулланып, кышкы тылсымчы булып киенгән студент-коткаручы алдан әзерләнгән маршрут буенча түбәдән трос ярдәмендә төште. Үзәкнең 2-нче, 3-нче һәм 4-нче катларының тәрәзләре янында аны дәваланучы балалар көтте.
Алар Кыш Бабай белән пыяла аша аралашты, мондый формат начар санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында сайланган. Коткаручы балаларны котлап, башка тәрәзәгә юнәлде, ә бу вакытта табиблар һәм шәфкать туташлары аларга алдан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Шул рәвешле 60-тан артык баланы котладылар, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
«Яңа ел десанты» – Бөтенроссия студентлар корпусының бөтен ил буйлап төбәк бүлекләре көчләре белән уздыра торган акциясе.