Акциядә катнашучылар шулай ук татар телендә сөйләм техникасы һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-класска да кушыла алалар. Дәресне Г.Камал театры актерлары Рәйхан Габдуллина һәм Зөфәр Нуртдинов үткәрәчәк. Башлана 15:00 тә.
Конференц-залда 15:00 тән 16:30 га кадәр әдәби күзәтүче Екатерина Петрова белән очрашу узачак. Спикер тыңлаучылар белән «Китап блогеры булу өчен китап белгече булырга кирәкме?» темасына әңгәмә алып барачак.
16:30 дан 17:30 га кадәр тамашачылар алдында ТР халык артисты, В.Качалов исемендәге театр актеры Марат Голубев һәм ТР Милли китапханәсе укучылары чыгыш ясаячак. Алар Антон Чеховның «Аю» пьесасын автор укуында тәкъдим итәчәк.
Акция Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм «Тере классика» фонды тарафыннан Татарстан Милли китапханәсе белән берлектә оештырылды. Яңа ел гаилә укулары Россиянең ун шәһәрендә узачак.