В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайбер чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия күләмендәге «Яңа ел уңаеннан гаилә белән кычкырып уку. Җанлы классика» акциясе кысаларында чара уздырыла. Программа нигезендә кунакларны китап клубларында очрашулар, әдәби әсәрләр уку кичәсе, моноспектакль һәм концерт көтә.
ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чаралар иң яшь укучылар һәм аларның ата-аналары өчен иртәнге очрашудан башлана. Әйтик, 11:00 сәгатьтә балалар залында Елена Ракитинаның «Яңа ел уенчыклары маҗаралары» китабы буенча 3 яшьтән 5 яшькә кадәрге балалар өчен «Аюның китаплары» клубында очрашу уздырыла. Алга таба 12:00 сәгатьтә «Укучылар» клубы 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларга Туве Янссонның Муми-тролльләр турында «Чыршы» әкияте геройлары белән танышырга тәкъдим итә. Очрашуларны Наталья Бородина алып бара.
14:00 сәгатьтә китапханәнең берьюлы өч локациясендә Ватан һәм чит ил әдәбиятын гаилә белән кычкырып уку чарасы оештырылачак.
15:30 сәгатьтә күргәзмә залында иҗади эксперимент буларак «Репетицияләрсез уку» кичәсе уздырыла. Кичәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Елена Калаганова, Павел Густов, Надежда Ешкилева, шулай ук актерлар Искәндәр Низамиев, Ренат Фриман, Илья Санников һәм Анжела Тихонова Михаил Булгаковның Леонид Гайдайның атаклы комедиясе өчен нигез булган «Иван Васильевич» пьесасын укыячаклар. Чарада катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
17:00 сәгатьтә киңәшмәләр залында Россиянең театр һәм кино актеры Олег Алмазов Иосиф Бродскийның «Горбунов һәм Горчаков» поэмасы буенча «Разговор в разговоре» моноспектаклен күрсәтә. Артист, кеше асылының капма-каршы башлангычларын – акыл һәм тоемлауны, логика һәм иҗатны гәүдәләндерүче ике персонажны тәкъдим итә. Спектакльне карау өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Шимбә кичен 19:00 сәгатьтә А.С.Пушкин һәм башка авторларның шигырьләренә язылган акустик әсәрләр тәкъдим итүче «Ледокол Пушкин» төркеме чыгышы тәмамлый. Чарада катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлү мөһим.
9:00–21:00 вакыт аралыгында беренче кат холлында «Китап өеме» акциясе һәм тематик фотозона, китапханә залларында дөнья әдәбияты классикларының китап күргәзмәләре оештырылачак.
«Яңа ел уңаеннан гаилә белән кычкырып уку. Җанлы классика» чарасы гаилә белән бергәләп уку гадәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.