Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең эшкә әзерлеген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль, Алена Мирошниченко). Казанның Киров районы Иске Аракчино бистәсендә 128-нче номерлы «Җилкән» балалар бакчасының яңа бинасы инде иртәгә яшь казанлылар өчен ачылачак. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениенең эшкә әзерлеген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде.
128-нче номерлы балалар бакчасының өч бинасы бар. Беренче икесе ерак түгел – Гомәр Бәширов урамы, 7 адресы буенча «Волжская гавань» торак комплексында һәм 32-нче Хәрби шәһәрчек, 32а урамы буенча Иске Аракчинода урнашкан. Идел буе урамы, 214 адресы буенча гомуми мәйданы 4,2 мең кв.метр булган ике катлы яңа бина узган ел төзелгән, подрядчысы – «Восток-С»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Мәктәпкәчә учреждение 120 балага яки 6 балалар төркеменә исәпләнгән. Монда музыка һәм физкультура заллары, методик кабинетлар, логопед, татар теле кабинетлары, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу урыны, шулай ук спорт-уен мәйданчыгы бар.
Балалар бакчасы мөдире Елена Борисова сөйләгәнчә, балалар өчен өстәмә белем бирү дәресләре оештырылачак, шул исәптән үсеп килүче буынны экологик тәрбияләү буенча да. Балалар төрле тәҗрибәләр үткәрәчәкләр һәм үз куллары белән файдалы җайланмалар ясарга өйрәнәчәкләр.
«Бүген урамда салкын булуга карамастан, бу балалар бакчасында җылы һәм уңайлы. Төзүчеләргә, дизайнерларга, педагогларга рәхмәт. Мин биредә бик яхшы, күңелле һәм сәламәт атмосфера булыр дип ышанам. Балалар балалар бакчасына бик теләп килерләр һәм яңа әйберләргә өйрәнерләр дип өметләнәм», – диде Рөстәм Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел 1690 урынлык 8 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, шуларның 5-се «Демография» милли проекты буенча төзеләчәк. 2020 елда шәһәрдә 2220 урынлык 9 мәктәпкәчә учреждение ачылды.
«Җилкән» балалар бакчасында шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов та булды.