В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүлекчә җитәкчесен шәһәр Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.
Фото: Денис Гордийко
«Бу яңа структура Башкарма комитет Аппаратының социаль өлкә бүлекчәләренең үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге базасында булдырыла, аны булдыру өстендә без традицион комитетлардан тыш, социаль блокта социаль өлкәнең стратегик юнәлешләрен билгели торган һәм район администрациясе бүлекләре алып барган эшчәнлеккә кураторлык итә торган структура җитмәвен күрдек. Иҗтимагый, ветеран оешмалары белән тыгыз элемтәдә тору идарә бурычларының берсе булачак», – дип сөйләде И.Метшин.
Аерым алганда, мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләре белән зур эш башкарасы бар, шулай ук «Игелекле Казан» проекты кураторлыгы да булачак. Мэр билгеләп үткәнчә, Ирина Смирнованың тәҗрибәсе зур, ул 8 ел Яңа Савин районы администрациясендә, күпмедер вакыт Пенсия фондында эшләгән, соңгы 11 елда Совет районы администрациясендә опека һәм попечительлек бүлеген җитәкләгән.
«Бу – гаиләләргә даими барып йөрү белән бәйле эш, өстәвенә, опека һәм попечительлек турында истә тотсак, кагыйдә буларак, болар – авыр тормышлы гаиләләр, һәм мондагы эш кешеләргә карата мәхәббәт кенә түгел, ә корыч нервлар һәм гаять зур йөрәкле булуны да таләп итә. Без Ирина Петровнаның нинди тырышлык белән эшләвен күрдек, тәҗрибәсе дә, кешелек сыйфатлары да безнең команда алдында торган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итәчәгенә ышанам», – диде Мэр.
Биографиясе:
13.04.1993 – 06.12.1996 – инженер-программист, Казан «Электроприбор» заводы;
05.05.1997 – 20.10.1997 – бердәм тариф сеткасының 4 нче разрядлы социаль хезмәткәре, Казан шәһәре Яңа Савин районы администрациясе;
21.10.1997 – 02.09.1999 – Казан шәһәре Яңа Савин районы секретарь-машинисткасы, финанс бүлеге;
03.09.1999 – 14.11.2002 – 1 нче категорияле белгеч, гомуми бүлекнең әйдәп баручы белгече, Казан шәһәре Яңа Савин районы администрациясе;
15.11.2002 – 30.12.2005 – гомуми бүлек башлыгы, Казан шәһәре Яңа Савин районы администрациясе;
20.03.2006 – 03.12.2007 – Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты;
04.12.2007 – 31.08.2010 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесенең балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы;
01.09.2010 – 31.03.2011 – ТР Казан шәһәренең Совет районында Россия пенсия фонды идарәсе – дәүләт учреждениесе башлыгы;
11.04.2011 – 09.10.2011 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесенең опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәп баручы белгече;
10.10.2011 – 07.10.2022 – «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе» муниципаль казна учреждениесенең опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы;
10.10.2022 башлап хәзерге көнгә кадәр – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге