Тинчурин театры режиссеры 100 ел элек иҗат ителгән пьесадагы вакыйгаларны XX гасырдан бүгенге чынбарлыкка күчергән.
Фото: Денис Гордийко
Бу – И.Гарифуллинның татар театрындагы беренче эше һәм классиканы бөтенләй яңача кую. Ул 100 ел элек язылган пьесаның вакыйгаларын XXI гасырдан бүгенге чынбарлыкка күчергән. «Без тамашачыга заманча татар театры эшли алу-алмавын хәл итәргә мөмкинлек бирәбез, классик һәм авангард татар театры арасында каршылык бармы, дигән сорауга җавап табарга тырышабыз», – дип билгеләп үтә И.Гарифуллин.
27 нче апрельдә тамаша 13:00 сәгатьтә, ә 2 нче майда 17:00 сәгатьтә була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.