18 нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеге 27% ка әзер. Учреждение тәүлегенә 150 кешегә исәпләнгән.
Гомуми мәйданы 4 мең 310 кв.м булган өч катлы бинада монолит эшләр төгәлләнә, белгечләр кирпеч өяләр, тәрәзәләр ясыйлар. Хәзер эшчеләр фасадны җылыталар, һава сафландыргыч системаларын, аз агымлы челтәрләрне урнаштыралар, шулай ук электр үткәрәләр.
Яңа бүлек Хөсәен Мәүлитов урамында урнашачак, дип хәбәр итә ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе матбугат хезмәте.
Төзелеш «Стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау һәм кабул итү-диагностика бүлекләрен төзү» республика программасы кысаларында алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда беренчел чират объектларын төзү
планлаштырыла: «Весна-2» торак комплексында сменасына 400 кешегә исәпләнгән өлкәннәр поликлиникасы, «Волжские просторы» торак комплексында сменасына 200 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасы һәм Вишневка бистәсендә өлкәннәр һәм балалар өчен табиб амбулаториясе.