В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
М12 трассасы быел Екатеринбургка кадәр сузылачак
Фото: Кремль матбугат хезмәте
«Мәскәү белән Петербург арасындагы беренче маршрут Тверь һәм борынгы башкалабыз Бөек Новгород аша узачак, аннары Казанга һәм Уралга, Дондагы Ростовка, Кара диңгез яр буена, Минскига, тугандаш Белоруссиягә, һәм башка юнәлешләр буенча магистраль сузачакбыз», – диде Владимир Путин.
Ул шулай ук юл-транспорт инфраструктурасының туризмны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Узган ел Мәскәү белән Казанны тоташтырган М12 трассасы ачылды.
«Мәскәү белән Казан арасында югары тизлекле автомобиль хәрәкәте инде ачылды. Агымдагы елда магистральне – Екатеринбургка кадәр, ә киләсе елда Төмәнгә кадәр озайтачакбыз. Киләчәктә куркынычсыз һәм заманча маршрут, бөтен ил аша узып, Владивостокка кадәр барып җитәчәк», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Камилә Вилданова