В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул рәвешле алдакчылар онлайн банкка керергә тели
Фото: Денис Гордийко
Алдакчылар абонентка сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр итәләр. «Сезнең номер 20 нче сентябрьгә кадәр актив. Сез аны озайтырга телисезме?», – кебек сорау белән алар потенциаль корбаннарга мөрәҗәгать итәләр.
Мошенникларның максаты – онлайн-банкка керү. Кодны алгач, алар шалтыратуларны һәм смсны башка номерга күчерү функциясен тоташтыралар, димәк, алар онлайн-банкка, почтага, мессенджерларга, социаль челтәрләргә һәм хәтта дәүләт хезмәтләре порталындагы абонентның шәхси кабинетына керә алачаклар.
Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен, шуны истә тотарга кирәк: сим-карталарның гамәлдә булу вакыты юк, мобиль операторлар белән килешү шартлары буенча алар мөддәте чикләнмәгән. Моннан тыш, СМС кодны һәм башка мәгълүматны билгесез кешеләргә җиткерергә ярамый.
Исегезгә төшерәбез, ел башыннан татарстанлылар мошенникларга 2 миллиард сум акча тапшырган. Республика халкына дистанцион урлаулар һәм алдаулар аша көн саен китерелгән зыян 8-10 миллион сум тәшкил итә. Гомуми мошенниклык схемалары турында KZN.RU материалыннан укыгыз.