Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2023, 12:08

Татарстанда мошенниклыкның яңа схемасы: аферистлар түләүләрне китереп бирү сылтавы белән паспорт мәгълүматларын белә

Җинаятьчеләр үзләрен социаль, почта, банк хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыра

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче август). Татарстанда мошенниклыкның яңа очраклары теркәлә башлаган – аферистлар республика халкына шалтырата һәм үзләрен социаль, почта, банк хезмәтләре хезмәткәрләре дип таныштыра. Түләүләр, пособиеләр, компенсацияләр китерү сылтавы астында алар банк карталарының номерларын, СНИЛС һәм паспорт мәгълүматларын белергә тырыша.

Алдакчылар ышандыру өчен татарстанлыларга исем һәм атасының исеме буенча мөрәҗәгать итәләр, банк карталары номерларының беренче саннарын атыйлар һәм гражданнарга аларның адресын әйтәләр.

Күпчелек очракта җинаятьчеләр озакка сузылган хезмәт стажы, сугыш балаларына түләүләр, пенсия билгеләү һәм ана капиталын алу мәсьәләләрендә ярдәм итү өчен пенсияләргә яңа түләрләр өстәргә вәгъдә итә, дип хәбәр иттеләр Татарстанның Социаль фонды матбугат хезмәтендә.

«Социаль фонд хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләрен өйдә күрсәтми, телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматларны сорамый һәм алар буенча банк карталарының реквизитларын күрсәтү таләп ителә торган сылтамалар җибәрми. Шикле чыганакларга сак каравыгызны һәм якыннарыгызны кисәтеп куюыгызны сорыйм», - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

Шәхси консультацияләрне бердәм контакт-үзәкнең 8-800-1-00000-1 телефоны аша алырга мөмкин.

Барлык яңалыклар