Җинаятьче прокуратура хезмәткәре кыяфәтендә Казан югары уку йорты җитәкчесен алдарга теләгән.
Фото: Денис Гордийко
Уку йорты ректорына үзен югары дәрәҗәле күзәтчелек ведомствосы хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтыраткан. Ул барлык югары уку йортларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре катнашында тикшерү киләчәк, дип белдергән. Уку йорты җитәкчесе гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьче материаль таләпләрен куярга өлгермәгән.
Татарстан прокуратурасы аңлатканча, «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» федераль законы нигезендә тикшерүләр планлы һәм планнан тыш булырга мөмкин. Планлы тикшерүләр Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан төзелгән еллык җыелма планнар нигезендә уздырыла. Әлеге план ведомствоның рәсми сайтында урнаштырыла. Шулай итеп, кайсы юридик затка һәм кайсы вакытта контроль органнары тарафыннан тикшерү уздырылачагы турында мәгълүматны ачык кулланылышта алырга мөмкин. Планлы тикшерүләр елына бер тапкырдан да ешрак уздырылмый.
Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә, социаль өлкәдә эшчәнлек алып бара торган юридик затларга карата планлы тикшерүләр өч ел дәвамында ике тапкырдан артык үткәрелергә мөмкин. Мондый тикшерүне үткәрү турында юридик зат тикшерү органына аны үткәрү башланганчы өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итә. Учреждениегә планлы тикшерүне уздыру башлануы турында контроль органы җитәкчесе (җитәкче урынбасары) күрсәтмәсенең яисә боерыгының күчермәсе җибәрелә.
Юридик зат тарафыннан билгеләнгән таләпләрне үтәү, контроль органнары күрсәтмәләрен үтәү, гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян китерүне булдырмау, дәүләт иминлеген тәэмин итү, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны кисәтү буенча чаралар үткәрү планнан тыш тикшерү предметы булып тора. Планнан тыш тикшерү үткәрү турында юридик зат тикшерү органына аны үткәрү башланганчы кимендә 24 сәгать кала мөмкин булган теләсә нинди ысул белән хәбәр итә.
«Россия Федерациясе прокуратурасы турында» федераль законы нигезендә тикшерү прокурор карары нигезендә үткәрелә һәм тикшерелә торган орган җитәкчесенә тикшерү башланасы көннән дә соңга калмыйча җиткерелә. Тикшерү үткәрү турындагы карарда тикшерү максаты, нигезләре һәм предметы мәҗбүри тәртиптә күрсәтелә.