800 урынлы яңа уку йорты мәгариф системасының күренекле эшлеклесе – академик Мирза Мәхмүтов исемен йөртә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Бүген Совет районында академик М.И.Мәхмүтов ис. 184 номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбендә тантаналы линейка үтте. Бу мәктәп бүген Татарстан башкаласында ачыла торган өч мәктәпнең берсе.
Укучылар, аларның ата-аналары һәм педагоглар белән әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашырга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров килделәр.
Икеләтә бәйрәм – Белем көне һәм мәктәп ачылу белән укучыларны Юрий Камалтынов котлады. “Мәктәп еллары – тормышның иң матур вакыты. Мәктәптә инде укучылар да, әле генә беренче класска килүчеләр дә 1 сентябрьне, дәресләрне, яраткан укучыларын озак еллар дәвамында исләренә төшерәчәк, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары. – Укучыларга уңышлы уку елы, яхшы кәефләр һәм тормышта кирәк булачак белем алуларын телим”.
Ю.Камалтынов билгеләп үткәнчә, 800 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп мәгариф системасының күренекле эшлеклесе – академик Мирза Мәхмүтов исемен йөртә. “Мәктәп әлеге бөек кешенең исеменә лаек булырга тиеш”, - дип теләк белдерде ул укытучыларга һәм мәктәп җитәкчелегенә. Сүз уңаеннан, мәктәптә М.И.Мәхмүтов ис. музей ачу планлаштырыла.
Кунаклар арасында Мирза Мәхмүтовның хатыны Диләрә Мансур кызы да бар иде. Аның сүзләре буенча, яңа мәктәпкә иренең исемен бирү аны шатландыра. “Аның исеменә лаек булу сездән генә тора. Алдынгы позицияләрдә булсагыз, балаларны яратсагыз, балалар да бәхетле булачаклар һәм белем алырга омытылып торачаклар”, - диде ул педагогларга мөрәҗәгать итеп. Ә укучыларга ул киләчәкләренең белемга бай булуын теләде.
“Бүген мәктәпләргә укучылар армиясе китте. Татарстан буенча бу 420 меңгә якын бала, аларның 50 меңнән артыгы – беренче класс укучылары”, - диде ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Ул укучыларга уңышлар теләде.
Тиз арада мәктәпне төзегәннәре өчен төзүчеләргә рәхмәт сүзләре Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров ирештерде. “Балалар, укыгыз һәм әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән шатландырыгыз”, - диде ул укучыларга.
“Евростройхолдинг+” ҖЧҖ җитәкчелеге мәктәп директоры Эльвира Сәләховага символик ачкычлар тапшырып, мәктәп ачылуын билгеләп үтте.
Тантаналы линейкадан соң кунаклар мәктәпкә үттеләр.
Искәртергә кирәк, А.Курынов ур., 11а адресы буенча урнашкан яңа өч катлы мәктәп “Жилище” федераль максатлы программасы буенча төзелгән. Ул 11,5 мең кв.м мәйданлы территориядә урнашкан, бинаның мәйданы 11,5 мең кв.м. тәшкил итә.
Мәктәптә ике холл – зур һәм кечкенә классалар өчен аерым, китапханә, спорт залы, уку кабинетлары һәм медицина пункты бар. Директор Эльвира Сәләхова сөйләгәнчә, холлда интерактив экраннар бар, алар аркылы балаларның җәдвәлен белеп була. Уку класслары кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган. Мәктәптә 285 урынлы актлар залы, ашханә, спорт залы, юыну бүлмәләре, укытучылар бүлмәсе бар, территориядә – спорт мәйданчыклары. Мәктәптә хәрәкәтләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар тудырылган.
Мәктәптә “Светлая долина” һәм “Весна” торак комплекслары, Зур һәм Кече Клыки торак массивлары, шулай ук Совет районының якын-тирә йортларында яшәүче балалар белем ала. Төп юнәлешләр арасында – табигать фәннәре һәм социаль-гуманитар профильләр. Мәктәп нигезендә музыка мәктәбе һәм спорт түгәрәкләре эшләячәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, проект буенча киләчәктә әлеге мәктәп янында 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү каралган. Бүген Казанда тагын ике мәктәп ачыла – Минск урамында һәм “Салават күперендә”.