Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2023, 11:50

Яңа мошенниклык схемасы: татарстанлыларны «Үзәк банкка шәхси кабул итүгә» чакыралар

Аферистлар электрон адрес алыштыруны кулланалар

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). Аферистлар яңа мошенниклык схемасын эшләгән – хәзер алар татарстанлыларны «Үзәк банкка шәхси кабул итүгә» чакыра. Җинаятьчеләр телефонга шалтыратып кына калмый, электрон почтага да җибәрәләр. Бу хакта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең республика буенча Милли банк бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хатлар исем һәм әтисенең исеме белән мөрәҗәгать итүдән башлана, аларда потенциаль корбан яшәгән төбәктәге Россия Банкының чын адресы һәм кабул итү вакыты күрсәтелә. Кешене Россия Банкының чын хезмәткәрләре белән аралашуына ышандырыр өчен, мошенниклар махсус техник алым кулланалар – хәбәрне җиткерүче кешенең электрон адресын үзгәртә. Бу очракта җинаятьчеләр Россия Банкының доменын күрсәтә.

Шәхси кабул итүгә персональ чакыру – потенциаль корбан белән элемтәгә керү, аны ышанычлы диалогка чыгару сәбәпләренең берсе. Хатны җибәргәннән соң, аферистлар алучыга шалтыратып, төрле сәбәпләр белән аның банк картасы һәм СМС-код мәгълүматларын сорап ала яки акчаны җинаятьчеләрнең счетларына күчерергә этәрә ала.

Әгәр дә сез Россия Банкына кабул итүгә язылмаган булып, мондый чакыру алсагыз, аңа җавап бирмәгез һәм хәбәрне бетереп ташлагыз. Теләсә нинди сорауны ачыклау өчен Россия Банкының контакт үзәгенә бушлай 8 (800) 300-30-00 номеры (мобиль шалтыратулар өчен – 300 кыска номеры) буенча шалтыратырга мөмкин .

Россия банкы үз инициативасы белән гражданнарны шәхси кабул итүгә чакырмый, аның хезмәткәрләре кешеләргә шалтыратмый һәм нинди дә булса документларның күчермәләрен җибәрми, шәхси һәм банк белешмәләрен сорамый, счет белән нинди дә булса операцияләр ясарга тәкъдим итми. Уяу булыгыз, мошенниклар үзләрен еш кына Россия банкы хезмәткәрләре дип таныштыралар. Банк сораулары буенча банкка картаның кире ягында яки кредит оешмасы сайтында күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

Барлык яңалыклар