Төнлә Казан урамнарын кардан чистартуда 203 берәмлек техника катнашкан
Узган тәүлектә шәһәрдә 9 мм кар яуган — кар катламының биеклеге 10 см тәшкил иткән
Төнлә Казан урамнарын 203 берәмлек махсус техника чистартты, шул исәптән 102 катнаш юл машинасы һәм 59 трактор щеткасы. Юл эшчеләре боз барлыкка килмәсен өчен 516 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 392 тонна реагент кулланганнар. Кар эретү пунктларына һәм вакытлыча туплау урыннарына 340 тонна кар чыгарылган.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов хәбәр иткәнчә, көчәйтелгән эшләр 9 декабрьдә көндез үк башланган – ТР Гидрометеорология үзәгеннән төнлә явым-төшем булуы турында хәбәр алганнан соң. Юлларга 182 берәмлек махсус техника (62 катнаш юл машинасы, 45 трактор щеткасы һәм тротуарларны чистарту өчен 29 кече механизацияле машина) һәм 415 эшче чыкты. Магистральләргә, юл чишелешләренә, юлүткәргечләргә һәм җәмәгать транспорты маршрутларына аерым игътибар бирелде. 670 тонна бозлавыкка каршы материал: 409 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 262 тонна реагент тотылган.
«Кичкә таба кар катырак ява башлады. Төнлә кар якынча 10 см яуган. Төн буе эшләгәннәр, сабанлы һәм щеткалы механизмнар белән таратканнар. Иртән эшләр дәвам итте, кар чыгарыла башлады. Бүген төнлә шулай ук явым-төшем көтелә, көчәйтелгән режимда эшлибез», — диде Игорь Сәләхетдинов KZN.RU мэрия порталы хәбәрчесенә.
Бүген Казан урамнарын чистартуга 327 берәмлек махсус техника һәм 471 эшче чыгачак. Алар икенче һәм өченче категорияле юлларны, тротуарларны чистартуны, урам-юл челтәреннән кар чыгаруны дәвам итәчәк.

Казанлыларны кар яуган вакытта җаваплы парковкаларга чакыралар — юл буенда калдырылган машиналар төнлә техниканың сыйфатлы эшләвенә комачаулый.

2024-12-10T10:00:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.