Юл хезмәтләре машиналарны юлларда калдырмаска киңәш итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче февраль). Төнлә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 72 юл хезмәте эшчесе һәм 399 берәмлек махсус техника катнашачак, алар арасында – 46 катнаш юл машинасы, 39 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 12 кар төягеч, 43 щеткалы трактор, 18 грейдер, 47 фронталь төягеч, 12 “Барсик” минитөягеч, 165 үзбушаткыч һ.б. бар.
Юл хезмәтләре автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш итә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
14 февральдән 15 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: Әбҗәлилов, Айвазовский, Большая, Вишневский Еники урамыннан Ершов урамына һәм Лесгафт урамыннан Калинин урамына кадәрге өлешендә, Восстание, Гафури, Декабристлар, Завойский, Зинин, Карбышев, Краснококшайск, Кутуй, Кол Гали, Мамадыш тракты, Машинатөзүчеләр, Меридиан, Мехчылар, Мәскәү Чернышевский урамыннан Татарстан урамына кадәрге өлешендә, Нариманов, Овражная Айвазовский урамыннан Тихомирнов урамына кадәрге өлешендә, Оренбург тракты, Павлов, Петербург, Пионер, Попов, Уң як Болак, Универсиада пр-ты, Революция, Сеченов, Себер тыкрыгы, Татарстан Болактан Девятаев урамына кадәрге өлешендә, Товарищеская, ТЭЦ, Университет, Федосеев, Хәким, Чистай, Чуйков, Шаһиди Чернышевский урамыннан Тукай урамына кадәрге өлешендә, шулай ук Универсиада пр-ты һәм Вишневский урамындагы юллар, Казан циркы һәм Үзәк стадион каршындагы территория, Үзәк универмаг һәм Спорт сарае арасындагы юл, Гвардия һәм Лумумба киселешендәге җәяүлеләр сукмагы, Көньяк юл магистрале һ.б.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.