В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың аерым районнарында һәм ТР башкаласында томан булырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). 22-нче февральдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Шәһәрнең аерым районнарында томан булырга мөмкин. Җил - көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә.
Һава температурасы бүген төнлә минус 2-4 градус, аязган вакытта – минус 7 градуска кадәр булачак. Шимбә көндез 2 градуска кадәр җылылык көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча якындагы тәүлекләрдә шулай ук явым-төшемсез булачак, аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил - көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә һава температурасы минус 2-дән минус 7 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 12 градуска кадәр, көндез – минус 1-дән +3 градуска кадәр булачак.
Якшәмбе, 23-нче февральдә, Татарстанда бераз кар, юеш кар, төнлә урыны белән кар явачак. Җил көньяктан, уртача тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 3-тән минус 8 градуска кадәр, көндез 0-дән минус 5 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.