В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкыннан юл читендә автомобильләрен калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 5-нче февральгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартырга 39 юл эшчесе һәм 317 махсус техника, шул исәптән 83 катнаш юл машинасы, 48 трактор щеткасы, 108 үзбушаткыч, 33 фронталь төягеч, 9 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Карны Әмирхан, Бауман, Бехтерев, Восход, Габишев, Глушко, Годовиков, Даурия, Дементьев, Дубравная, Ершов, Кремль, Гадел Кутуй, Ломжа, Лукин, Мәскәү, Нариманов, Осиново, Париж Коммунасы, Сара Садыйкова, Сахаров, Серов, Столбов, Ташаяк, Университет, Фучик, Чехов, Дорожный тыкрыгы, Җиңү, Универсиада, Ямашев проспектлары, Миллениум күпере, Мамадыш һәм Себер трактлары, шулай ук Царицыно калкулыгы микрорайоныннан чыгару планлаштырылган.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.