В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкыннан юл читендә автомобильләрен калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). 10-нчы февральгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 72 юл эшчесе һәм 278 махсус техника, шул исәптән 82 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 74 самосвал, 27 фронталь төягеч, 9 «Барсик» минитөягече һәм башка техника җәлеп ителәчәк.
Кар чыгару Әпсәләмов, Арбузов, Большая Красная, Бондаренко, Даурия, Әмирхан Еники, Журналистлар, Зеленая, Калинин, Касаткин, Коротченко, Лаврентьев, Ломжа, Маршрут, Можайский, Петербург, Сыртланова, Тукай, Федосеев, Юлиус Фучик, Халитов, Чистай, Чуйков урамнары участокларыннан, шулай ук Җиңү һәм Ямашев проспектларыннан, Мамадыш һәм Оренбург трактларыннан планлаштырылган.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.