В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез ТР башкаласында 9-11 градус җылылык көтелә.
Фото: Денис Гордийко
7 нче октябрьдә ТР башкаласында болытлы һава торышы булачак, төнлә явым-төшемсез, 3-5 градус җылылык көтелә. Көндез синоптиклар +9-11 градуска кадәр җылылык һәм яңгыр вәгъдә итә, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге.
Шимбә көнне, 8 нче октябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, секундына 15 метрга кадәр көчле җил булачак, төнге температура +4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +9-14 градуска кадәр күтәреләчәк.
9 нчы октябрь, якшәмбе көнне, республикада аязучан болытлы булачак, күпчелек урыннарда явым-төшемсез. Төнлә +2-7 градуска кадәр суыта, көндез +11-16 градус җылылык фаразлана.