В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 5 апрельдә температура +4-6 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Киләсе төнне Казанда синоптиклар бераз яңгыр һәм юеш кар фаразлыйлар. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һаваның минималь температурасы 0 градустан минус 2 градуска кадәр булачак.
Көндезге һәм төнге сәгатьләрдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез 5 апрельдә җил юнәлеше һәм көче үзгәрмәячәк. Терекөмеш баганалары +4-6 градуска кадәр күтәреләчәк.
Шундый ук һава торышы Татарстан буенча фаразлана. Урыны белән шулай ук бераз яңгыр һәм юеш кар, кайбер районнарда томан көтелә. Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә минималь температура минус 4 градустан плюс 1 градуска кадәр үзгәреп торачак. Көндез максималь температура +1-6 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.