В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10-нчы сентябрьдә көндез 21 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Иртәгә, 10-нчы сентябрьдә, Казанда җылы һава торышы саклана. Көндез +19 +21 градус булыр, дип көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан талгын булачак.
Бүген төнлә Татарстан башкаласында бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы 9-11 градус җылы булачак.
Республика буенча алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, аерым районнарда томан булачак. Төнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы +6 дан +11 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары 17-22 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.