Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.02.2018, 15:06

Төнлә Казанда минус 20 градуска кадәр суытачак

13 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Татарстан һәм аның башкаласында салкын һава саклана. Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава һәм төньяк-көнчыгыштан салмак җил көтелә.

13 февральгә каршы төндә Казанда температура минус 14-16 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда минус 20 градуска кадәр булачак. Көндез бераз җылырак – терекөмеш баганалары минус 5-7 градус күрсәтәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне томан турында кисәтә. 13 февральдә шулай ук бераз кар явачак. Татарстанда төнлә минималь температура – минус 12-17 градус, аяз вакытларда минус 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура – минус 5-10 градус.

Юлларда бозлавык саклана.

Барлык яңалыклар

Төнлә Казанда минус 20 градуска кадәр суытачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Татарстан һәм аның башкаласында салкын һава саклана. Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава һәм төньяк-көнчыгыштан салмак җил көтелә. </p> <p> 13 февральгә каршы төндә Казанда температура минус 14-16 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда минус 20 градуска кадәр булачак. Көндез бераз җылырак – терекөмеш баганалары минус 5-7 градус күрсәтәчәк. </p> <p> ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада яшәүчеләрне томан турында кисәтә. 13 февральдә шулай ук бераз кар явачак. Татарстанда төнлә минималь температура – минус 12-17 градус, аяз вакытларда минус 22 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь температура – минус 5-10 градус. </p> <p> Юлларда бозлавык саклана. </p>