В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ял көннәрендә явым-төшем күзәтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Бүген төнлә Казанда суыта – +9-11 градус булуы көтелә, уйсу урыннарда – +7-9 градуска кадәр. Шимбә көндез һава температурасы +19-21 градус тәшкил итәчәк. Алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми.
Татарстан буенча явым-төшем күзәтелми. Киләсе төндә һәм иртән 18 августта урыны белән томан булырга мөмкин. Төнлә республикада +6-11 градуска кадәр суытачак, шимбә көндез һава +17-22 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе, 19 августта, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми. Төнлә +5-10 градус булачак, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Көндез һава температурасы +17-22 градус тәшкил итәчәк. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, юнәлешен көньяк-көнбатышка алмаштырырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.