Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Бүген төнлә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Һаваның минималь температурасы 18-20 градустан түбән булачак, аязганда 23 градуска кадәр салкын булачак.
Көндез Казанда минус 16-18 градус көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Тулаем алганда, Татарстан буенча урыны белән кар көтелә. Төнлә минималь һава температурасы 18-23 градус салкын булачак. 7 гыйнварда көндез һаваның максималь температурасы минус 15-20 градус .