В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Якын тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк.
Бүген төнлә Татарстан башкаласында 17-19 градус салкын булачак, аяз вакытта – минус 23 градуска кадәр. Көндез һаваның максималь температурасы минус 12-14 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.
Татарстанда ял көннәрендә күпчелек районнарда кар явачак, урыны белән буран көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән 15-20 м/с тизлек белән исүче, җил көтелә. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һава температурасы минус 11-16 градус тәшкил итәчәк, якшәмбе көнне көндез – минус 7-12 градус.
21 гыйнвардан 22 гыйнварга каршы төндә – минус 9-14 градус, дүшәмбе көндез – минус 3-8 градус булачак, республиканың көнчыгышында минус 11 градуска кадәр булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе сайтында.