В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Явым-төшем көтелми, томан булырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15 февральгә каршы төндә Казанда суытачак. Метеорологлар шәһәрдә урыны белән томан, салмак җил һәм бозлавык турында кисәтә.
Төнлә минималь температура – минус 17-19 градус, аяз вакытларда минус 23 градуска кадәр булачак. Көндез – 5-7 градус, урыны белән 10 градус салкын булачак. Явым-төшем көтелми.
Шул ук вакытта Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән томан булачак, урыны белән һава температурасы 26 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә – минусов 16-21 градус, көндез минус 5-10 градус булачак. Төрле юнәлешләрдән исүче җил, аязучан болытлы һава көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.