В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Киләсе тәүлектә Татарстан башкаласында бераз кар, томан, юлларда бозлавык көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар, төнлә томан фаразлана. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Бүген төнлә һаваның минималь температурасы минус 17-19 градус тәшкил итәчәк, аяз вакытларда 21 градуска кадәр суытачак. Көндез максималь температура – минус 12-14 градус, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.