В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шимбә көнне Татарстан башкаласында явым-төшемнәр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). 12 декабрьдә синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава фаразлыйлар. Бүген төнлә һава температурасы минус 8-10 градустан түбән булачак, аязганда 13 градуска кадәр салкын булачак. Вакыты белән бераз кар явачак.
Көндез шулай ук явым-төшемнәр көтелә, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы нульдән 12-14 градуска кадәр түбән булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем алганда, Татарстан буенча якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык. Төнлә һәм көндез һава температурасы 13-18 градуска кадәр түбән булачак, аязганда 23 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.