1 февральдә Татарстан башкаласында явым-төшемнәр көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче гыйнвар). Казанда киләсе тәүлектә явым-төшемсез аязучан болытлы һава көтелә. Җил көньяктан уртача тизлектә булачак.
Бүген төнлә һава температурасы минус 9-11 градус, аязганда 16 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 1 февральдә һава температурасы 7-9 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык булуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Республика буенча да явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Бүген төнлә һәм иртәгә иртән һаваның минималь температурасы минус 9-14 градус булачак, аязганда - 16-21 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы - минус 11-16 градустан.