В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнар этаплап чистратыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Төнлә Казан урамнарында 72 юл хезмәте эшчесе һәм 283 берәмлек махсус техника эшләячәк. Алар арасында – 53 катнаш юл машинасы, 39 “Бошунг” катнаш юл машинасы, 7 кар төягеч, 50 щеткалы трактор, 9 грейдер, 35 фронталь төягеч, 10 “Барсик” минитөягече, 74 үзбушаткыч һ.б.
Коммуналь хезмәтләр казанлыларга машиналарын юл буйларында озак вакытка калдырмаска киңәш итә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
2 февральдән 3 февральгә кашы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: 1-нче Калининград, 2-нче Юго-Западная, Астрономия, Батурин, Бауман, Большая Красная, Бондаренко, Вербная, Габишев, Горький, Дзержинский, Н.Ершов, Журналистлар, Заречная, Р.Зорге, Ш.Камал, Королев, Кремль, Липатов, Лобачевский, К.Нәҗми, Нокса авышлыгы, Оренбург тракты, Осиново, Парин, Аркылы Базар, Рәхимов, Себер тыкрыгы, Совет, Университет, К.Фукс, Чернышевский, Ямашев урамнарыннан.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.