В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген урамнарны җыештыруда 645 юл эшчесе һәм 280 берәмлек техника катнашты.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче ноябрь). Бүген Казанда урамнарны кардан чистартуга һәм бозлавыкка каршы эшкәртүгә 645 юл эшчесе һәм 280 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Кичә яуган бозлы яңгыр аркасында юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүгә аерым игътибар бирелде. Төнлә эшчеләр 111,6 тонна реагент һәм 678,8 тонна ком-тоз катнашмасы кулландылар. Бу агымдагы кышкы сезонның башка төннәренә караганда күбрәк. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, төнге сәгатьләрдә юл хезмәтләре 3145 тонна кар чыгарган.
ТР башкаласында яшәүчеләр «Ачык Казан» сервисында һәм идарәче компанияләргә бозлавык булу сәбәпле 124 мөрәҗәгать калдырган. Шәһәрдә бозлы яңгыр аркасында коммуналь аварияләр теркәлмәгән. Казан Башкарма комитетының ТКХ комитетында хәзерге вакытта тротуарларны, ишегалларын һәм керү төркемнәрен бозлавыкка каршы эшкәртү дәвам итүен хәбәр иттеләр.
Шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе мәгълүматларына караганда, бүген «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы гадәти режимда эшли башлады, ул кичә кич, бозлы яңгыр аркасында, куркынычсызлык максатларыннан керү өчен ябык иде. Мәйдан көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык (техник тәнәфес 14:30 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр).
Исегезгә төшерәбез, бозлы яңгыр аркасында кичә кич трамвай пантографлары һәм элемтә челтәре бозланган иде. Авария хезмәте көчәйтелгән режимда аларны торгызу белән шөгыльләнде: 18 чыгу оештырылган. Иртән линиягә 87 трамвай вагонының 70 е чыкты, техник тикшерү узу белән вагоннар тулы күләмдә чыгачак.