В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26-нчы октябрь көнне көндез урыны белән яңгыр һәм юеш кар көтелә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). 26-нчы октябрь көнне Казанда җил һәм яңгыр явуы көтелә ә төнлә термометр баганасы нуль тамгасыннан түбәнрәк төшәчәк.
Татарстан башкаласында төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил көтелә, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, явым-төшемсез. Көндез көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле, көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә, яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнлә һаваның минималь температурасы -1 градустан -3 градуска кадәр, көндез максималь температура +4 градустан +6 градуска кадәр.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшем булуы ихтимал, көндез урыны белән бераз яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Шулай ук көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр, көндез +1 градустан +6 градуска кадәр тибрәнәчәк.
Чәршәмбе, 27-нче октябрь көнне, республикада явым-төшемсез булачак. Төнлә -4 градуска кадәр суыта, көндез һава +8 градуска кадәр җылыначак. Пәнҗешәмбе, 28-нче октябрьдә, Татарстан аша җылы атмосфера фронты узачак, шуңа күрә яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар явуы ихтимал. Төнлә температура -1 градуска кадәр, көндез +8 градуска кадәр төшәчәк.
Якынча фараз буенча, 29-нчы һәм 30-нчы октябрьдә шулай ук яңгыр һәм юеш кар көтелә. Җомга көнне төнлә +2 -3 градуска кадәр, көндез – 1 градустан 6 градуска кадәр, шимбә көнне -6 градуска кадәр, көндез +7 градуска кадәр салкын булачак. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.