В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Каппа-Цигнида метеор агымын яктыртылган урыннардан читтәрәк күзәтергә киңәш ителә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Казанлылар бу җәйдә Каппа-Цигниданың соңгы йолдызлар яңгырын күрә алачак. Йолдызлар 17 нче августтан 18 нче августка каршы төндә иң күп атылачак.
Метеор агымын яктыртылган урыннардан читтәрәк күзәтергә киңәш ителә. Ул 1:00 сәгатьтә аеруча яхшы күренәчәк. Мондый нәтиҗәгә «Яндекс.Погода» метеорологлары килгән.
ТР Гидрометүзәк фаразлавынча, 17 нче августтан 18 нче августка каршы төндә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә.