В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшкә 85 үзбушаткыч, 62 трактор щеткасы, 64 катнаш юл машинасы һәм башка төр техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). 23-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 58 юл эшчесе һәм 299 махсус техника, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 62 трактор щеткасы, 85 үзбушаткыч, 42 фронталь төягеч, 11 «Барсик» минитөягече һәм башка төр техника катнашачак.
Кар Айдинов, Бауман, Белинский, Бичурин, Боевая, Большая, Бондаренко, Вишневский, Габишев, Гарифьянов, Гвардия, Гладилов, Җәлил, Журналистлар, Шәриф Камал, Космонавтлар, Ленская, Лесгафт, Мәүлетов, Максимов, Миңнуллин, Минск, Мәскәү, Мусин, Нәҗми, Назарбаев, Островский, Петербург, Сәетгалиев, Спартак, Сыртланова, Фучик, Хәким, Халитов, Шаляпин, Шмидт, Шуртыгин, шулай ук Әмәт магистрале, Камалиев, Ямашев, Оренбург проспектлары һәм Себер тракты, Нокса Авышлыгы һәм башка участоклардан чыгарылачак.
Кайбер урамнарда, катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып, сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.