В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр юлларында 109 катнаш юл машинасы һәм 58 щеткалы трактор эшләячәк
Марат Мөгыйнов фотосы
27 гыйнвардан 28 гыйнварга каршы төндә шәһәрнең урам-юл челтәрен җыештыру эшенә 323 берәмлек махсус техника җәлеп ителә. Алар арасында 109 катнаш юл машинасы һәм 58 щеткалы трактор бар, болары исә юлларны бозлавыкка каршы эшкәртеп, кар җыештыру буенча беренче чираттагы эшләрне башкарачак. Шулай ук шәһәр юлларында төнлә 52 хезмәткәр эшләячәк.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, төп басым юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуга, шулай ук бозлавык барлыкка килмәсен өчен юл капламын эшкәртүгә ясалачак. Мондый алым кар явуның беренчел нәтиҗәләрен тиз арада бетерергә һәм шәһәр буенча имин хәрәкәт итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.
Алдарак кышкы чорда Казан урамнарыннан кар эретү пунктларына барлыгы 462,6 мең тонна кар илтеп тапшырылуы, юлларны эшкәртү өчен бозлавыкка каршы 35,1 мең тонна материал тотылуы хакында хәбәр ителгән иде.