Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2025, 16:15

Татарстанда төнлә һәм көндез буран һәм көчле, кинәт исә торган җил көтелә

Синоптиклар күрү мөмкинлегенең 1-2 чакрымга кадәр начараюын фаразлый

Бүген төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда урыны белән буран, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начараю һәм көчле, кинәт исә торган төньяк-көнбатыш җиле (тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр булган) көтелә.

Казанда төнлә аязучан болытлы һава булачак, урыны белән бераз кар явачак. Җил секундына 18 метрга кадәр. Иртән синоптиклар явым-төшемсез һава торышы вәгъдә итә, җил басыла (секундына 6-11 метрга кадәр). Төнлә минималь температура -18 дән -20 градуска кадәр, аязганда -23 градуска кадәр булачак. Көндез 16-18 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге.

Чәршәмбе төнлә республикада салкын һава сакланачак. Синоптиклар бераз кар, буран һәм җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр булыр, дип фаразлый. Температура -14..-19 градус, аязганда -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез явым-төшем туктаячак, җил кимиячәк. Термометр баганалары -12..-17 градус салкын күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе, 23 гыйнварда, төбәктә явым-төшемсез һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән -18..-23 градуска кадәр, көнчыгышта аязганда -28 градуска кадәр суытачак. Көндез һава температурасы -10 градустан -15 градуска кадәр булыр, дип көтелә.

ТРның Гидрометүзәге фаразлавы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле урыны белән бераз кар явачак. Температура төнлә -12..-17 градус, көндез -7..-12 градус булачак.

Барлык яңалыклар