В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез ТР башкаласында +22 градуска кадәр җылытачак
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +3..+5 градус тәшкил итәчәк, урыны белән синоптиклар һава һәм туфрак -1 градуска кадәр туңачак дип вәгъдә итә. Көндез +20..+22 градуска кадәр җылытачак.
Пәнҗешәмбе төнендә, 21 нче сентябрьдә, Татарстанның күпчелек территориясендә +7..12 градус җылы булыр дип көтелә, көнчыгыш районнарда температура +2..+7 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән һава һәм туфрак -1 градуска кадәр туңачак. Көндез термометр баганалары +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдан фаразлау буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 22 нче һәм 23 нче сентябрьдә, Татарстанда шундый ук һава торышы сакланачак. Көндезге сәгатьләрдә синоптиклар +20..25 градус җылы вәгъдә итә. Явым-төшем булмас дип фаразлана.