Республикада шторм кисәтүе игълан ителде
Фото: Денис Гордийко
Кырау Казанда да фаразлана. Шәһәрдә синоптиклар төнлә һәм иртән -2..-4 градус вәгъдә итә. Көндез Татарстан башкаласында температура +12..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Алдагы ике тәүлектә, 15-16 нчы майда, республика өстеннән антициклон узачак. Төнге сәгатьләрдә аязганда һавада һәм туфракта 0-5 градуска кадәр кырау саклана. Чәршәмбе көнне көндез һава температурасы – +10..+15 градуска, ә пәнҗешәмбе +15..+20 градуска кадәр җылына.
Синоптиклар фаразлавынча, җомга һәм шимбә төнлә термометр баганалары – +4..+9 градусны, ә көндез +15..+20 градусны күрсәтәчәк. Яңгыр яву ихтималы бар.